25 февральдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында ай календаре буенча «Шагаа-Сагаалган-Цаган сар 2023» бәйрәме билгеләп үтелә. Оештыручылар - Казан шәһәренең җирле милли-мәдәни автономияләре бурят һәм тувинлылар.
25 февральдә Казанда славян мәдәниятенең «Зур коймак - 2023» республика бәйрәме узачак.
Апрель аенда А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының иҗат коллективы Татарстан башкаласына юл тотачак.
«Казан гастрольләре» проекты кысаларында «Юность» Мәдәният йорты мәйданчыгында ул театр репертуарыннан иң яхшы комедияләренең берсен күрсәтәчәк.
2023 елның 12-18 февралендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Крутушка.Балалар» Бөтенроссия белем бирү этномәдәни сменасы узды.
2023 елның 3-24 апрелендә Барнаулда Россия Язучылар һәм нәшриятчылар берлеге Ассоциациясе әдәби резиденциясе узачак.
Татар телендә яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен «Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесе 2023 елның март-апрелендә узачак.
Кичә 17 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына йомгак ясалды. Күргәзмәне 1 мартка кадәр күрергә була.
2023 елның 20 февралендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 каб.) адресы буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак, 2022 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының гавами формалаштырылган максатлары һәм бурычлары халык алдында тикшереләчәк.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Луганск халык республикасы шәһәрләре буенча гастроль турдан кайтты. Сәфәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Луганскта эш буенча очрашу кысаларында узды.
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» IX Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды.