"Нәүрүз"нең икенче көне Үзбәкстан, Алтай Республикасы һәм Адыгея Республикасы театрларына багышланды. Матбугат үзәгендә театр вәкилләре белән матбугат конференциясе узды, шәһәрнең театр мәйданчыкларында аларның спектакльләре күрсәтелде. Көн азагында кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының "Рәшә" спектакле тәкъдим ителде.
Матбугат конференциясендә Сырдарья өлкә музыкаль-драма театры режиссеры Нигора Гаибназарова (Үзбәкстан), П.В.Кучияк исемендәге Милли драма театрының баш режиссеры Эмма Иришева (Алтай Республикасы) һәм Адыгея Республикасы Театр берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Ачмиз катнашты.
Камал театрының Кече сәхнәсендә Сырдарья өлкә музыкаль-драма театры (Үзбәкстан, Гулистан) Чыңгыз Айтматовның "Ана кыры" повесте буенча спектакль тәкъдим итте.
Тәнкыйтьче Глеб Ситковский (Мәскәү ш.) спектакль хакында:
"Сырдарья театрының "Ана кыры" спектаклен мин инде икенче тапкыр карыйм. Сүз уңаеннан, без берничә ел элек театр берлекләре конфедерациясе үткәргән БДБ һәм Балтыйк илләре яшьләр форумында булдык, экспертлар буларак элеккеге БДБның төрле илләренә бардык, шул исәптән Ташкентка да сугылдык. Һәм бу спектакльне мин анда күрдем. Ул вакытта зур залда уйналу сәбәпле, тамаша бераз гына кимчеклекләр белән үтте кебек. Монда аларга уйнарга уңайлырак булгандыр, әмма Сырдарья сәхнәсендә ничек барганын белмим.
Форумда катнашу өчен Үзбәк спектакльләреннән без ул вакытта яшь режиссер Нигора Гаибназарова куйган нәкъ шушы «Ана кыры»н сайладык. Мин "Ана кыры" повесте буенча бик күп спектакльләр күрдем, монда, минемчә, режиссерның казанышы - спектакльнең үз телен табуда, барысын да берләштерүче сәнгать мохитен булдыруда. Бер үк вакытта ярым җимерелгән йорт та, шул ук Ана кыры да булган түгәрәк. Сәхнәдә генә түгел, залда да югары вольтлы көчәнеш хисе биргән телеграф чыбыклары, гомумән, барысын да гомуми киңлеккә берләштерә. Шулай ук күп нәрсә төп рольне башкаручыдан да тора. Мәүләдә Маматиллаохунова көчле актриса. Кызганычка каршы, мин аны башка спектакльләрдә күргәнем юк, чөнки Сырдарья бик ерак. Ул ышандырып уйный. Фестивальләрдә күпне күргән Казан тамашачысы да спектакльне бик яхшы кабул итүе сизелде."
Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында П.В.Кучияк исемендәге Милли драма театры (Алтай Республикасы) "Лодочник" спектаклен күрсәтте.
Глеб Ситковский (Мәскәү шәһәре) спектакль турында:
"Анна Яблонскаяның "Лодочник" пьесасы бик сирәк куела. Бу спектакльнең жанры - җитди комедия. Бу - спектакль-клоунада. Минемчә, төп рольне башкаручы искиткеч һәм бик сөйкемле артист. Спектакльдә ансамбле ансамбле бик уңышлы. Бу спектаклне караудан мин рәхәтлек алдым, чөнки мин, дөресен генә әйткәндә, Алтай театры белән бик таныш түгел. Бу пьеса минем өчен нәкъ шундый ачыш булды.
Төп проблема – үлем проблемасы, ә ул һәрвакыт актуаль. Гасырлар дәвамында сәнгать бу проблеманы күтәрә,шуңа күрә бу тема мәңгелек".
Тинчурин театры сәхнәсендә Адыгея Республикасы Театр берләшмәсенең «Бәхет җайдагы» спектакле күрсәтелде.
Тәнкыйтьче Нияз Игъламов (Казан шәһәре) спектакль турында:
"Мин бу спектакльне күрүемә бик шатмын. Мин Россиянең Адыгей театрыннан башка барлык милли коллективларны да беләм. Тик Майкопка барып җитмәдем һәм фестивальләрдә дә күргәнем булмады. Бүгенге спектакльне күрүемә мин бик шат, чөнки бу бик кызыклы һәм мөһерле тамаша. Анда Адыгей халкының намус кодексын башыннан ахырына кадәр бик тыгыз итеп сөйлиләр, аны тарихи җепкә тезәләр. Ләкин моны яхшы аңлар өчен, черкесларның тарихын, аларның мөһаҗирлек тарихын, аларның тәүбә итмәүчәнлеген һәм Россия империясендә дискриминация аркасында бөтен дөньяга таралган булуларын аз гына булса да белергә кирәк. Бу, әлбәттә, милли тарихның иң фаҗигале битләренең берсе. Монда бик күп нәрсә театр сәнгате чаралары белән тапшырылган.
Тик, минемчә алар битлекләр белән дөрес эшләмиләр. Спектакльнең иҗат төркеме битлекләр белән хәрәкәт уйлап чыгарганнар, әмма битлекләр белән бераз башкача эшләргә кирәк. Битлекләр белән эшләүнең махсус системалары, махсус тренинглар бар, шуңа да бу алым спектакльдә уңышсыз килеп чыккан. Ачык, намуслы егетләрнең күңелендә ни булса, телендә дә шул – алар битлексез. Ә башка персонажлар теге яки бу дәрәҗәдә әкренләп төп геройның намуслылыгына кагылышлы битлекләрен төшерәләр. Бу алым, минемчә, мондый драматик картина өчен зыянлы һәм бераз уйланып бетмәгән.
Спектакльнең сценографиясе көчле түгел, тик миңа артистларның энергиясе, аларның бик тыгыз яшәве, тәкъдим ителгән шартларга һәм хәтта кайвакыт пафос белән яңгыраган нәрсәләргә ышанулары бик ошады. Нәкъ менә аларның тәкъдим ителгән шартларга ышанулары аркасында, алар каршылыкларны җиңә. Аларда шундый менталитет, шундый театр, сәнгатькә һәм тормышка шундый мөнәсәбәт бар. Гомумән, мин бу спектакльдән бик канәгать".
Фестивальнең икенче көне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының "Рәшә" спектакле белән тәмамланды.
Әсәр 1943-1945 елларны үз эченә ала. Вакыйгалар барган урын - Казан шәһәре - Татар АССР башкаласы. Ир-ат һәм хатын-кыз. Ир эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы, ә гүзәл зат шәһәр филармониясе солисткасы. Сәүдә хезмәткәре һәм артист. Алар кышкы салкын көндә очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очрашалар. Эшлекле ирнең сәүдә нокталары ревизиясе белән республика авылларының берсенә барышы була. Чибәр туташ та концерт бригадасы составында шул ук авылга ашыга. Кыз шунда ук ирнең игътибарын туры, кыю карашы һәм йомшак елмаю белән җәлеп итә. Ә ир исә, элекке яхшы танышы сыман кызда ышаныч уята...