Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Без яшьтәшләрнең эзләрен эзләргә барабыз» күргәзмәсен күрсәтәчәкләр

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

8 июнь 15.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Без яшьтәшләрнең эзләрен эзләргә барабыз» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә «Карлы десант» походының 55 еллыгына һәм Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» региональ иҗтимагый яшьләр оешмасының 30 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә 60тан артык экспонат тәкъдим ителәчәк: фотографияләр, китаплар, документлар, эзләү хәрәкәтендә катнашучыларның шәхси предметлары, шулай ук сугыш булган урыннарында табылган әйберләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International