Ирада Әюпова Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт белән очрашты

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт белән очрашты. Очрашу Казанда 5-11 июньдә уза торган XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында узды.

Чарада шулай ук Төркия дәүләт театрларының халыкара юнәлеше өчен җаваплы Кайхан Намал һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов та катнашты. Җитәкчеләр театр өлкәсендә хезмәттәшлек итү, үзара гастрольләр оештыру, Татарстанда һәм Төркиядә уза торган Халыкара фестивальләрдә катнашу мәсьәләләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International