Казанда "Нәүрүз" театр фестивале уза

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Фестиваль экваторына якынлаша. “Нәүрүз”нең һәр көне якты, төрле, кызыклы. Фестивальнең өченче көнендә Якутия, Чечня һәм чит илләрдән Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстан театрлары спектакльләрен күрсәтте.

Спектакльләр алдыннан әлеге театрларның вәкилләре белән матбугат конференциясе узды. Анда М.Рыскулов исемендәге Нарын өлкәсе музыкаль-драма театры директоры Алмаз Дардаилов (Кыргызстан, Нарын), А.И. театры директоры Айгөл Иманбаева (Казахстан, Астана), Ю.Е.Платонов исемендәге Дәүләт эстрада театры директоры Татьяна Чаранская (Саха (Якутия) Республикасы), Х.Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт театры сәнгать җитәкчесе-директоры Һава Әхмәдова (Чечен Республикасы, Грозный).

Матбугат конференциясе хакында тулырак:

https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/glavnaya-tsel-teatralnogo-festivalya-eto-druzhba-vzaimoponimanie-i-kulturnyy-obmen/

Әкият курчак театрында үзбәк милли курчак театры (Үзбәкстан, Ташкент) “Бахром һәм Дилором” спектаклен күрсәтте.

Театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова (Мәскәү ш.):

“Фестиваль программасында үзбәк курчак театры спектакле булу, минемчә, бик яхшы, “Бахром һәм Дилором” әсәренең сюжеты күпләргә билгеле мәхәббәт тарихы. Бу дөнья әдәбияты мәдәниятендә шактый популяр сюжет. Театрның бу легенданы үзенчәлекле итеп сөйләүләре кызыклы. Новаи иҗаты белән таныш булмыйча да, бер сәгатьлек спектакльне карау белән үк шагыйрьгә һәм Һиндстан традициясе элементлары һәм Кытай мәдәнияте йогынтысы булуын аңларга мөмкин. Бу бик бай, экзотик, безнең Ватан тамашачысы өчен гадәти булмаган тарихн. Алар бу тарихны тиешенчә җиткерә алдылармы соң? Өлешчә җиткерделәр дисәк тә була, өлешчә юк. Тәкъдим ителгән сәхнә материалында кыюлык һәм артистларның кызыксынып эшләве сизелә. Хатын-кыз персонажлары нечкә, хисле, аларга, шаһзадәләрне хәтерләтүче гротеск хас. Фарсы мәдәнияте контекстында спектакльгә тамашачыларны сюжет буенча алып баручы акыл иясе-әкиятче образы кертелә. Тик бу образ тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгән. Миңа коллективның үзләрен бөтен төсләре, яктылыгы белән күрсәтергә кыюлыклары җитеп бетмәгән кебек. Миңа көнчыгыш мәдәнияте чагылышы җитеп бетмәде. Ут белән күбрәк төсләр бирергә кирәк булгандыр. Курчакларны да яхшырак күрсәтеп була. Алар үзләре матур, тик артта, яхшы күренмиләр. Минемчә, коллектив, һәр театр кебек үк, спектакль тамашачыга аңлаешлы булсын өчен тагын көч куярга кирәклекне аңлый. Бу шактый катлаулы материалны чыгару идеясы театр өчен бик яхшы. Шуңа да мин спектакльне театрның уңышы дип саныйм».

Камал театрында М.Рыскулов исемендәге Нарын өлкә академия музыкаль-драма театры Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Беренче укытучы» спектаклен уйный.

Бөек кыргыз язучысы Ч. Айтматовның әлеге данлыклы әсәре ерак кыргыз авылында мәктәп оештырып, балаларга зур киләчәккә ишек ачкан комсомолчы турында. Ул алмашка берни дә сорамыйча үзен кешеләргә, хезмәткә багышлый.  Аның мәктәбе грамота нигезләрен генә түгел, ә мөһим тормыш дәресләре дә биргән. Спектакльнең төп геройлары - яшь рәссам һәм тәҗрибәле профессор – аларның кешеләр һәм тарих турындагы диалогы.

 

Татар Яшь тамашачылар театрында Казахстанның А.И. театры “Бакча” спектаклен тәкъдим итте.

А.Чеховның «Вишневый сад» пьесасы мотивлары буенча куелган спектакль трагикомедия жанрында. Авторлар вакыйга вакытын һәм урынын үзгәрткән: 1990 еллар ахыры, Алмата шәһәре, алма бакчасы (чия бакчасы урынына), Алмата - алмалар шәһәре.

Уланмырза Карыпбаев (режиссер): «Бу спектакль минем өчен үткәннәрдән баш тартуның катлаулы һәм авыр процессы, тотрыксыз, өмет уятмый торган Киләчәккә барудагы мәгънәсез омтылыш хакында. Бу яңа тормыш этабына күчкәндә бернинди таянысы булмаган кешеләр турында хиякәя.”

Саха Республикасы (Якутия) дәүләт эстрада театры К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә «Мин кайтырмын» спектаклен күрсәтте.

Тәнкыйтьче Нияз Игъламов (Казан шәһәре) спектакль турында: «бик яхшы спектакль, музыкаль яктан кызыклы эшләнгән. Билгеле, бу эстрада театры, бу ярым концерт. Ләкин минемчә, ул үз кануннары буенча яши һәм аларны бозмый, шуңа күрә барысы да бик ачык һәм аңлаешлы. Минем бер колакчын эшләмәде, тик мәгънәне аңлау буенча проблема булмады. Якут халык җыры Бах мессасына күчкән мизгел иң истә калырлык мизгел минемчә. Миңа бу кызык тоелды. Һәм гомумән, бик кызыклы, күңелгә үтеп керерлек мизгелләр шактый, артистлар бик тере, ниндидер ялган, көйле эстрада йолдызлары кебек түгел. Алар бик гади һәм төгәл башкаралар».

Х.Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт театры Камал театры сәхнәсендә “Таулардан биегрәк” спектаклен тәкъдим итте

Тәнкыйтьче Екатерина Морозова (Мәскәү ш) спектакль хакында:

«Спектакльдән яхшы тәэсирләр калды. Мин бу коллективны яхшы беләм, аларның иҗатын күзәтәм, аларның үз сәхнәләрендә, Грозныйда, фестивальләр кысаларында куелган спектакльләрен күргәнем бар һәм «Нәүрүз» фестивале программада беренче тапкыр Чечня коллективы спектакле булуына бик шатмын. Һава Әхмәдованың «Таулардан биегрәк» спектакле бу коллективка сюжет ягыннан бик туры килә. Беренчедән, бу форматта мәдәни код, менталитет һәм чечен халкының үзаңы яхшы укыла. Икенчедән, мондый эпик әсәр зур сәнгать көче таләп итә, шуңа күрә мин спектакльдә бөтен труппа диярлек катнашуына бик шатмын. Ике сәгать дәвамында без берничә буын артистларны күрдек: иң өлкәннәрдән алып иң яшьләргә кадәр. Бу буыннар дәвамлылыгы, театр мәктәбенең дәвамлылыгы. Чечняда традицияләр, театраль фикерләү, театр мәдәнияте үзенчәлекләренең яшь буынга ничек  тапшырылуы күренеп тора.  Минемчә, бу спектакльне күрсәтү, 92 ел эчендә беренче тапкыр Казанга килгән Чечен коллективы өчен генә түгел, ә безнең барыбыз өчен дә: тамашачылар, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр, профессиональ театр җәмәгатьчеләре өчен дә бик мөһим вакыйга. Гомумән алганда, бу фестивальдә үзара мәдәни алмаш булу, мәдәниятләр һәм традицияләрнең үзара баетылуы, традицияләрне төрлечә аңлаганда да, бердәм мәдәни кырны тою бар. Бүген мәдәни бердәмлекнең ачык тоемланды, шуңа күрә мин «Таулардан биегрәк» спектакленең «Нәүрүз» фестивале программасында булуы бик мөһим дип саныйм”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International