23 март 17 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Казан утлары» концерты узачак. Чарада Татар хор музыкасының XXI Фестиваль-конкурсында катнашучы - И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры чыгыш ясаячак.
17 март Татарстанның Чистай, Әлки һәм Яңа Чишмә районнарының авыл һәм район Мәдәният йортларында быелгы «Мәдәни десант» проектының икенче күчмә уку семинары уза.
Киләсе атнада, 22 мартта, А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры коллективы Курск һәм Белгород өлкәләренә гастрольләргә китәчәк. Сәфәр «Мәдәни афиша» грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аны "Сәнгать, фән һәм спорт" хәйрия фонды уздырды.
22 февраль Милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан Татарстанда «Панорама» ТР халыклары кинофестивале башланды. Фестиваль кысаларында 21 март 18:30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Нәүрүз бәйрәменә багышланган таҗик киносы көне узачак.
16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII регионара фестиваль-конкурсы һәм «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара смотр-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр башланды.
23 март көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Л.Н. Толстой исемендәге Дәүләт музее һәм А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт музее фондларыннан Пушкин һәм Толстой биографиясенә багышланган күргәзмә эшли башлый. Бу күргәзмәдәге предметлар Мәскәү музейларыннан алынган.
23 март көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Европалылар карашында руслар тормышыннан мизгелләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Ульяновск шәһәренең «В.И.Ленин ватаны» Дәүләт тарихи-мемориаль музей-тыюлыгының җыелмасыннан торачак.
Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында - Р.Киплинг әсәре буенча "Кызыксынучан фил" әкиятенең премьерасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгенийя Сидорова белән очрашты.
14 март көнне Казан яшь тамашачы театры «Монда Кай булды» спектаклен Россия «Алтын битлек» милли театр фестиваленең конкурстан тыш «Детский Weekend» программасында күрсәтте. Ул В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры мәйданчыгында узды.