Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры Айдар Җәббаровка яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе бирелде. Бүген тиешле карарга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Режиссерга әлеге премия Ватан театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды.
"ТР Милли музее ачылышының 128 еллыгына оештырылган музей коллекцияләрендә табигый ядкарьләр" күргәзмәсе 2023 елның 20 июненә кадәр дәвам итәчәк.
23 март 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Петр Сперанский - татар театрының «архитекторы» күргәзмәсе ачыла.
29 март 19:00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә Адыгея Республикасының «Исламей» халык җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты узачак. Программаның асыл өлеше хәнҗәрләр белән бию һәм балачактан ишетеп үскән җырлар булачак.
Март башында киң прокатка чыккан «Ибн Фадлан» документаль-сәнгать фильмы «Пушкин картасы» программасы исемлегенә кертелде.
25 март 17:00 сәгатьтә Казанның С.Сәйдәшев ис. ДЗКЗ Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе - баш дирижеры Александр Сладковский концерты узачак. Мәдәни кичә Сергей Рахманиновның 150 еллыгына багышлана, әлеге вакыйга 2023 елда бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
Казанда Төрки һәм Иран халыкларының Республика бәйрәме Нәүрүз төгәлләнде. Быел бәйрәм үз рекордын куйды - тантаналы ачылыш вакытына аны 10 меңнән артык Казанлы һәм Татарстан башкаласы кунаклары карады.
13 - 14 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтының Проект офисы В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты базасында «Креатив индустрияләр өлкәсен файдаланып, югары уку йортларының яңа моделенә якынлашу» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Чарада Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Н.А.Преподобная, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Роскультпроект вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән мәдәният һәм прототиплаштыру үзәкләре җитәкчеләре катнашты.
Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – 2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгәһәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте.
18 март 97 яшендә Татарстан Республикасы Балтач районы Чепья авылы Халыклар дуслыгы музееның директоры Гарифҗан Гали улы Галиев вафат булды.