24 июньдә Казанда Сабантуй узачак. Бәйрәм алдыннан бүген Сабантуй өчен бүләкләр җыю йоласын яңартырга ниятләделәр. Быел бу тантана дүрт төп мәйданчыкта 11:00 сәг. Казан Кремле каршында (1 Май мәйданында), М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры мәйданында, «Туган авылым» ял итү комплексы һәм Иске Татар бистәсендә старт алды.