Казан Кремлендә «Минем Иран» исеме астында күргәзмә ачылды

2023 елның 23 июне, җомга

2023 елның 23 июнендә Казан Кремленең күргәзмә залларында «Минем Иран» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә - Татарстан Республикасында Иран Консуллыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының уртак проекты. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, «Казан Кремле музей-тыюлыгы» директоры Илнур Рәхимов катнашты.

Күргәзмә 2023 елның 16 июленә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International