Тарихи сугышларны реконструкцияләү «Элбэдэн» фестивалендә үткәреләчәк

2023 елның 23 июне, җомга

2023 елның 24 һәм 25 июнендә Советлар Союзы Герое П.М.Гавриловның туган ягы Альвидино авылында «Элбэдэн» хәрби уеннары» тарихи реконструкция V юбилей фестивале узачак. Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы химаясы астында уза. Фестивальнең тарихи өлешен ТР Милли музее, «Витязь» хәрби-тарих клубы, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы үткәрә, шулай ук чараны оештыручылар арасында: ТР Питрәч районы администрациясе, Татнефть компаниясе, Питрәч яшьләр якташлыгы оешмасы да бар.

Фестиваль 2 көн дәвам итәчәк. Чараның тантаналы ачылышы Хәтер митингы форматында узачак. Соңыннан йомгаклау көнендә фестивальдә катнашучыларга тантаналы рәвештә рәхмәт хатлары тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International