Президент мәдәни инициативалар фонды төбәкләрнең грант конкурсларында активлык рейтингын игълан итте. Ел ярым эчендә төгәлләнгән конкурс нәтиҗәләре буенча Фонд тарафыннан хупланган проектлар саны буенча лидерлар буларак Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмурт Республикасы, Белгород өлкәсе, Татарстан Республикасы тора; төбәкләрдә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителгән федераль чаралар саны буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы тора.
Милли мәдәният һәм традицияләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы игълан ителде.
2023 елның 31 мартыннан 24 ноябренә кадәр Казан шәһәренең 13 мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән таныштыру булачак.
16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII Төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр старт ала.
Оренбургта Татарстанның әйдәп баручы коллективларының берсе – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре башланды. 10 концерт “Без – Россия” федераль программасы кысаларында, РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уза. Программа “Росконцерт” федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
17 март 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ХХI гасырда Россия дөньясының прологы буларак «Кырым язы» темасына түгәрәк өстәл узачак.
Бу көннәрдә Төрекмәнстанда сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең VIII утырышы уза.
27 март көнне Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале лауреатларының исемнәре аталачак.
Татарстан кинотеатрлары өчен, шул исәптән Кино фонды кысаларында ачылган кинотеатрлар өчен яшьләргә мәдәни белем бирүнең федераль программасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатында «Пушкин картасын» гамәлгә ашыруның юл картасын эшләргә кирәк. Бүген Казанда узган республика киңәшмәсендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова шундый бурыч куйды.
Март аенда Россиянең өч шәһәре - Мәскәү, Уфа һәм Казанда - «Нуреев сезоннары» Халыкара мәдәни проекты узачак. Легендар балет артисты Рудольф Нуриевның 85 еллык юбилеена багышланган чаралар Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узачак.
Әлмәт театры Мәскәүдә Россия кече шәһәрләре театрлары XIX фестивалендә җиңүче-спектаклен тәкъдим итте. "Зур формадагы иң яхшы спектакль" номинациясендә "Җил артыннан" куелышы танылды.
Тамашачылар арасында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да бар иде. Ул Милли театрга Татарстан театрына игътибары, аның эшен югары бәяләве һәм хуплавы өчен рәхмәтен белдерде.