2023 елның 1 июлендә Кемерово шәһәрендә 10:00 - 17:00 сәгатькә кадәр Мәскәү мәйданында ХХIII Федераль һәм III Халыкара шахтер Сабантуе узачак. Чарада Кемеров өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Сабан туе кысаларында 30 июнь көнне Татарстанның әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм артистлары Кемеров өлкәсе халкына Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын тәкъдим итәчәкләр, ул Кемерово шәһәренең Б.Т.Штоколов исемендәге Кузбасс Филармониясендә узачак.
Репертуарларыннан иң яхшы чыгышларын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле һәм “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле, К.Тинчурин исемендәге театр оркестры, шулай ук ТР халык артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Филүс Каһиров, ТР атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Айгөл Хәйри, Чулпан Йосыпова, Чулпан Әхмәтҗанова, Роман Плеханов, “Ак инеш” балалар ансамбле һәм башкалар күрсәтәчәк.
Халыкара шахтерлар Сабантуе Кемеров өлкәсендә 2021 елдан бирле билгеләп үтелә башлады. Татарлар - борынгыдан Кузбасс җирендә яшәгән халыклар арасында төбәктә саны ягыннан икенче урынны тоткан милләт булып тора.