Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында "Гражданнарның акчаларын интернет аша читтән торып урлауга каршы профилактика турында" темасына семинар узды

2023 елның 30 июне, җомга

30 июнь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Министрлык һәм Министрлык карамагындагы учреждение хезмәткәрләре өчен "Гражданнарның акчаларын интернет аша читтән торып урлауга каршы профилактика турында" дигән темага семинар-киңәшмә узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рәсим Газимов катнашты, ул көнкүреш һәм читтән торып алдалауларның төрләре һәм алдакчы гамәлләреннән саклану ысуллары турында сөйләде.

Шулай ук соңгы елларда түләү карталары, мобиль элемтә чаралары һәм интернет телекоммуникация челтәрен кулланып акчаларны урлау белән бәйле җинаятьчелекнең тотрыклы үсеш тенденциясе күзәтелүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International