20 февральдә 18:30 да С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда Татарстанның күренекле виолончелисты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Афзал Насретдин улы Хәйретдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт була.
21 февральдә туган тел көне билгеләп үтелә.
ТР Милли музеенда Халыкара туган тел көне программасы.
2024 елның 21 февралендә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Россиядә Гаилә елы игълан ителү уңае белән оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2023 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ачык формалашкан максатлары һәм бурычлары турында җәмәгатьчелек фикер алышуы узды.
Министрлыкның 2023 елда халык алдында төзелгән максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады.
20 февральдә 14.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә язучы, Интернациональ Язучылар берлеге әгъзасы, Донбасс ополчениесе ветераны һәм Булат Арсал тәхәллүсе астында танылган Салахов Артур Әсхәт улының иҗади очрашуы һәм әсәрләрен тәкъдир итү була.
«Укыту-2024» республика конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурсны үткәрү сроклары: 2024 елның 1 мартыннан 1 ноябренә кадәр.
Татарстанда “Мәдәният” милли проекты кысаларында шагыйрь һәм рәссам Гакил Сәгыйров иҗатына багышланган “Кабатланмас көй” дигән ачык бәйге узды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Оренбургта гастрольләр белән чыгыш ясады.
Бүген Исфахан шәһәрендә «Исфахан - Татарстан» төбәкара эшлекле форумы узды, аның кысаларында яклар Россия-Иран дәүләтара мөнәсәбәтләре кысаларында үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен өлкәләр билгеләде.
Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н чыгару тантанасы узды. Тантанада Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты.