ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2023 ел
якшәмбе

«Геройларның хатыннары» проектында катнашучылар һәм Ватан ветераннарының гаилә комитеты вәкилләре С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ «Союзмультфильм» мультконцертларының ел саен уздырыла торган дүртенче хәйрия фестивалендә булдылар.

2022 елда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән халык сәнгать һөнәрләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатында Халык сәнгать һөнәрләре көне булдырылды. Быел бәйрәм 18 июньгә туры килде.


17
июнь, 2023 ел
шимбә

Сәнгать өлкәсендә бөтенроссия яшүсмерләр олимпиадасының «Россиянең яшь сәләтлеләре» бөтенроссия конкурсының II турына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасында «Яшь рәссамнар әсәрләрендә педагоглар һәм остазлар образы» бөтенроссия күргәзмә-конкурсының I турына (төбәк этабына) йомгак ясалды.


16
июнь, 2023 ел
җомга

21 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре фестиваль аланы территориясендә iВолга яшьләр форумы узачак.

Игорь Бутманның музыкаль сәнгатькә ярдәм итү һәм үстерү фонды Бөтенроссия конкурсында җиңүче яшьләр джаз коллективларының исемнәрен игълан итте. Россиянең 21 төбәгеннән 100 камера ансамбль һәм джаз оркестрлары җиңүче булды. Алар Россия тарихында иң эре джаз фестивале - Moscow Jazz Festival мәйданчыкларында чыгыш ясаячаклар.

Бүген Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеенда (Музыка музее) Шереметев сараенда төрки музыка инструментларының уникаль интерактив күргәзмәсе ачылачак.  

Президент мәдәни инициативалар фонды 2023 елда беренче махсус грант бәйгесенә 21 июньдә гаризалар кабул итә башлый.

26 июньнән 1 июльгә кадәр Казан Кремле территориясендә түләүсез җәйге лагерь узачак.

Быел көз көне ТР Милли китапханәсендә Yokai matsuri гаилә аниме-фестивале узачак. Тзрҗемәдә чараның исеме «Руханилар йөреше» дигәнне аңлата. Бәйрәм кунаклары традицион һәм заманча япон мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачак. Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен ирекле керү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International