Татарстанда “Мәдәният” милли проекты кысаларында шагыйрь һәм рәссам Гакил Сәгыйров иҗатына багышланган “Кабатланмас көй” дигән ачык бәйге узды.
Нәфис сүз иҗади конкурсына Нурлат, Апас, Азнакай, Әлки, Саба, Әтнә, Әлмәт, Аксубай районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләрдән 150гә якын видеоэш керде, Ульяновск өлкәсеннән шигърият сөючеләр дә катнашты.
Җиңүчеләрне укучылар арасында рус телендә дә, татар телендә дә сайлаганнар. Бүләкләү тантанасы бүген үк «Нур» татар мәдәнияте үзәгендә «Талант - синең бүләгең бәһасез» дигән беренче төбәкара иҗат фестивале вакытында узачак.
"Мәдәният" милли проекты үзәгендә - бөтен ил буйлап мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлеге һәм мәдәни байлыкларның һәркем файдалана алырлык булуын арттыру. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.