27 июнь 19:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында "А" дан "Я" га кадәр театрның популяр тарихы" циклыннан бишенче лекция узачак.
2 июль 10:30 сәгатьтә һәм 12:00 сәгатьтә Казан Кремлендә (1 подъезд, 2 кат) Казан яшь тамашачы театры артистлары "Керпеләр - нәни хыялыйлар" спектаклен күрсәтә. Яшь тамашачы театры проектын музей-тыюлыкка килүчеләр - ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар беренче тапкыр күрә алачак.
2023 елның 22 июнендә 16:30 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында беренче арт-медиация - интерактив форматта «Алтын Бөек дала» экспозициясе белән танышу узачак.
2023 елның 18 июнендә 13:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ишек алдында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары «Туган сөйләм» исемле балалар һәм яшүсмерләр өчен мавыктыргыч һәм танып белү дәрес-спектаклен тәкъдим итәчәкләр.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм РосКонцерт ярдәмендә 1 июньнән башлап «Союзмультфильм»ның ел саен уздырыла торган дүртенче мультконцертлар хәйрия фестивале старт алды, ул Россиянең 14 шәһәрендә узачак.
1 июньнән 28 июньгә кадәр ел саен уздырыла торган Дүртенче фестиваль симфоник оркестр, солистлар һәм балалар хоры озатуында «Союзмультфильм» киностудиясенең барлык яраткан геройларын җыячак. Казанда мультконцерт 18 июньдә 18:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ узачак.
Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә Татар китабы йортында 16 июньдә 17:00 сәг. ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышы белән килгән үзгәрешләр тасвирлана. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырыла.
17 июнь 12.00 сәгатьтә Е.А. Боратынский музеенда шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Михаил Бару (Мәскәү) белән иҗади очрашу узачак. Чара Гариф Ахунов исемендәге әдәби-тарихи иҗади оешма белән берлектә оештырылган.
16 июнь 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссамнар, Россия рәссамнары берлегенең «Казан турында мәхәббәт белән» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзаларының күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәнең темасы - Казан. Күргәзмәне ачу тантанасына керү ирекле.
Бүген 2023 елның 14 июнендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Идел буе халыкларының традицион мәдәниятенең фәнни-белем бирү иҗат лабораториясе» федераль инновацион мәйданчыгы кысаларында «Идел буе халыкларының традицион мәдәниятен хәзерге шартларда саклау һәм үстерү» темасына түгәрәк өстәл уза. Чара «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында уздырыла.
27 июнь 11:00 сәгатьтә Татарстан Халыклары дуслыгы йортының концертлар залында Адыгея Республикасының Майкоп шәһәреннән килгән "Иван-да-Марья" Халык биюе ансамбленең "Безнең йортыбыз - Россия" дип аталган концерты узачак.