Идел буе федераль округы төбәкләре «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны округ этабына әзерләнә. Ул 21–24 апрельдә Удмурт Республикасында узачак.
Татарстан Республикасын «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә тәкъдим итүче һәм I урынны алган «Апуш» балалар татар театр студиясе 21 апрельдә Ижевск шәһәрендәге Республика халык иҗаты йортында җиңү спектакле «Мәкәрҗәдә театр»ны күрсәтәчәк.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләре эксперт тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча «Апуш» балалар татар театр студиясе «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә җиңеп, I урынны алды.
«Иң яхшы режиссерлык эше» шәхси номинациясендә жюри «Мәкәрҗәдә театр» спектакле режиссерлары Миләүшә Шәйхетдинованы һәм Зөлфия Вәлиеваны, ә «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә спектаклнең сәнгать бизәүчесе Анастасия Бузунееваны билгеләп үтте.
Фестиваль кысаларында афишалар һәм плакатлар бәйгесендә Татарстан Республикасы рәссамы Милана Муталибова «А зори здесь тихие» эше белән I урынны алды.
VII сезонда фестивальнең оештыру комитетына Татарстан Республикасының һөнәри булмаган театр коллективларыннан 150 гариза килде: «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» (18–35 яшь) һәм «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» (6–17 яшь) номинацияләре буенча. Фестиваль кысаларында афишалар һәм плакатлар бәйгесенә Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән 271 гариза килде.