Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы һөнәри видеоюрама ала: «Россиянең театр куелышларының алтын фонды» масштаблы проекты кысаларында төшерүләр Казанда узды.
«Россиянең театр куелышларының алтын фонды» проекты «Триколор» компаниясе тарафыннан Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм Берлекнең 150 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Аның төп идеясе – Россиянең театр мәдәниятен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдырган спектакльләрнең иң зур видеотекасын булдыру.
2026 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, проектның яңа төшерү этабы ил халыкларының мәдәни төрлелеген популярлаштыруга багышлана, бу драматик сәнгатьтә дә үз чагылышын таба. «Россиянең театр куелышларының алтын фонды. Милли театрлар» проекты Президент мәдәни инициативалар фонды һәм Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Февральдән апрельгә кадәр төшерү төркеме 17 шәһәрдә булып, 21 театрга сәяхәт кылды. Шуларның берсе – Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры. «Сөембикә» операсын төшерү тамашачылар катнашында узды, бу, проект продюсерлары фикеренчә, артистларга персонажлар образларын тулырак ачарга мөмкинлек бирә. Процесска 4K сыйфатында язу алып барган җиде камера җәлеп ителде.