Иң яхшы тышлыкларны һәм бук трейлерларны без социаль челтәрләрдә һәм китапханәнең медиаэкраннарында күрсәтәчәкбез.
2026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу датага Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «НЕЙРОПРОБЫ» опен-коллын игълан итә. Шурале, Су анасы яки Тукай әсәрләренең башка геройлары турындагы китапның тышлыгы заман эстетикасында ничек күренер икәнен хыялланып карарга тәкъдим итәбез.
Без укучыларыбыздан көткәннәр:
• Тукай геройлары турындагы китапларның ЯИ (ИИ) ярдәмендә төзелгән тышлыклары (JPEG / PNG форматы)
• ЯФ ярдәмендә төзелгән бук трейлерлар (Тукайның яраткан әсәре турында видеороликлар; озынлыгы 1 минуттан ким, MP4 форматы, зурлыгы: 1920×720)
Эшләрне Press.Nbrt@tatar.ru электрон почтасына фамилия, исем һәм бәйләнеш телефонын күрсәтеп җибәрегез.
Иң яхшы тышлыклар китапханәнең социаль челтәрләрендә бастырылачак, ә бук трейлерлар – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең медиаэкраннарында күрсәтеләчәк.