19 һәм 20 июльдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Лорки Мясин хореографиясендә “Грек Зорба” спектакле күрсәтелде.
24 июльдә 12.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда (Алабуга, Казан ур., 17) «Озак балачак» күргәзмәсен ачу тантанасы була, ул заманча сәнгать буенча XIX Халыкара арт-симпозиумның йомгаклау вакыйгасы булачак.
29 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәйге ялдан соң үз эшен башлый. Бу көнне тамашачыларга К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителәчәк.
Аңа кадәр, 25 июльдән, театрда өч экскурсия программасы старт ала. Алар барысы да Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә әзерләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция гаилә, нәсел темаларына һәм XIX гасыр ахыры - XX гасыр башындагы татарларның туй йолаларына багышлана.
Сентябрьдә Халыкара волонтерлык лагере үз эшен башлаячак.
Татарстан режиссерларының өч фильмы 6-11 сентябрьдә узачак «Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде. Моннан тыш, тагын 11 кинотасма Милли конкурста тәкъдим ителгән.
19 июльдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Нәсел. Нигез. Йола" экспозициясе ачыла. Темасы татарларның гаиләсенә, нәселенә һәм туй традицияләренә багышланган. Күргәзмә идеясе XIX-XX гасырлар чигендә татар гаиләсенең атмосферасын, тирәлеген күрсәтү, татар туй комплексының кайбер үзенчәлекләрен ачу, шулай ук үткәнебезне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче узел-традицияләрне табу.
Волонтерлык өлкәсендә Республика премиясенең “Игелекле Татарстан - 2024” кампаниясе старт алды.
Июль башыннан тарихи паркта «Россия киләчәге» яңа мультимедиа күргәзмәсе үткәрелә. Экспозиция үткәннең һәм хәзергенең казанышлары белән таныштыра, безнең һәрберебезнең илнең иминлегенә йогынты ясый алуын күрсәтә. 20 һәм 21 июльдә экскурсоводлар «Россия киләчәге» мультимедиа күргәзмәсе буенча бушлай экскурсияләр үткәрәчәк. Килүчеләр уңайлы вакытны сайларга мөмкин: 11:00, 13:00 яки 15:00.
В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры кичә Владикавказда “Вахтангов” фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Өйгә юл".