Казанда Казан төбәгендә А.С.Пушкин торуына багышланган мемориаль композиция барлыкка киләчәк

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Казанда бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның 1833 елда Казан ягында булуына багышланган мемориаль композиция ачылачак. Яңа мемориаль композиция профессор К.Фукс йортында Мәскәү урамы, 58 адресы буенча барлыкка киләчәк. Бюст авторы - яшь скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.

Тантанада Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, иҗади интеллигенция һәм киң җәмәгатьчелек катнаша.

6 сентябрьдә Казанда бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга һәм 1833 елда Казан төбәгендә шагыйрь булуга багышланган тантаналы чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International