БРИКСка багышланга Кытай турындагы күргәзмә ачыла

2024 елның 6 сентябре, җомга

Октябрь аенда Татарстан Республикасы Милли музеенда кытай мәдәнияте турында масштаблы күргәзмә проекты ачыла. Проектта Россиянең эре федераль һәм төбәк музейлары катнашачак.

«Россия музейларының Кытай коллекцияләре» дип аталган күргәзмәдә катнашуларын Татарстан Республикасы Милли музее, «Петергоф» дәүләт музей-тыюлыгы, Көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музее, Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Бурятия Республикасы Милли музее, академик В.А. Обручев исемендәге Кяхта туган якны өйрәнү музее раслады.

«Бу моңарчы күрелмәгән тарих һәм мондый масштабтагы проектлар әле булганы юк иде. Биредә БРИКС саммиты һәм Россия белән Кытай арасындагымәдәният елы очрашты, – дип сөйли Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина. – Кытайның мәдәни тарихы 5 мең елдан артык. Бу күргәзмә – Россия белән Кытай арасындагы электән килгән ныклы мөнәсәбәтләрнең дәлиле. Кытай мәдәниятенең ядъкәрләре безнең чиксез илебез тарафыннан саклана. Алар Россиянең көнчыгышында гына түгел, ә бездә дә, көнбатышта – Казанда, Түбән Новгородта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә» һ.б.

Татарстанның Милли музее да үзенең зур кытай коллекциясен тәкъдим итәчәк. Аның нигезендә Казан коллекционерлары Андрей Лихачев, Василий Флоринский һәм Николай Высоцкий тупланмаларыннан булган экспонатлар ята. Үзәк урынны фарфор җитештерү белән бәйле экспонатлар алачак. Шулай ук бронза, чигү, кием-салым һәм дини ядъкәрләр - мәдәни әйберләр, графика, каллиграфия, нумизматика һәм Кызыл лак җитештерүне асылын күрергә мөмкин булачак.

Якын көннәрдә күргәзмәнәнең ачылу төгәл датасы билгеле булачак һәм башка катнашучы музейларның экспонатлары турында мәгълүмат барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International