14 сентябрьдә 13:00-19:00 сәгатьләрдә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә “Мәдәниятләр мозаикасы” дигән юбилей унынчы Республика этно-конфессиональ фестивале узачак.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Шулай ук Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йортының ВКонтакте паблигында фестивальнең онлайн-трансляциясе планлаштырылган (сылтама: https://vk.com/video-45082486_456240357).
Фестивальне оештыручылар: Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе, «Мәдәният һәм Диалог үзәге» РМОО Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә.