26 елның 27 апрелендә 18:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында, Достоевский ур., 30 йортта нәфис киез ясау турында «Киез» кыска метражлы документаль фильмының премьерасы була. Сценарий авторы, режиссеры - Неля Суркина.
Татарстанда яңа социаль проект — «Илемпи» халык традицияләрен саклаучы Республика конкурсы старт ала. Инициатива хатын-кызларның мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләрен билгеләп үтү һәм республикада яшәүче хәзерге хатын-кызларның көндәлек тормышында һәм һөнәри эшчәнлекләрендә халык традицияләрен ничек дәвам итүләрен һәм үстерүләрен күрсәтү максатыннан эшләнә.
24 апрель көнне 16:30 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара изге Коръән премиясен тапшыру тантанасы белән «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы ачыла.
Новосибирск филармониясендә оркестр, солистлар һәм хор өчен «Себер сагасы» кантатасының дөнья премьерасы булды. Музыка авторы-композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов, шигырьләр авторы-шагыйрь, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Альбина Абсәләмова.
24 апрельдә 19:00 сәгатьтә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «НормальНо» спектаклен күрсәтергә чакыра, режиссер Неля Суркина.
26 апрельдә Казанның «Россия — минем тарихым» тарихи паркында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тематик программа узачак. Килүчеләр өчен Татарстан тарихының төп этапларын, ислам үсешенең үзенчәлекләрен һәм татар теленең аякка басуын ачучы экскурсияләр әзерләнгән.
23 апрель көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән сүзе матурлыгы һәм илаһи исемнәр пластикасы» күргәзмәсе ачыла. Бу күргәзмә истәлекле вакыйгага-2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан итүгә багышланган.
Габдулла Тукай туган көнендә, 26 апрельдә, Мәскәүдә гадәттәгечә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салалар.
Россиядә «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында «Россия халык кәсепләренең могҗизалары. Олимпиада» уза. Чара Россия халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә. Россия укучылары халык кәсепләре тарихы турында белә һәм чүлмәкчелек, миччелек, бондар эшенең күптөрле һөнәрчелек традицияләренә чума алачак.
«Татаркино» Алабугада (23 апрель, Иллюзион), Әлмәттә (24 апрель, «Алмет» үзәге), Чаллыда (25 апрель, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм Казанда (26 апрель, Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.