24 апрельдә «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы ачылачак

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

24 апрель көнне 16:30 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара изге Коръән премиясен тапшыру тантанасы белән «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы ачыла.

Премияне Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең вакыф һәм Ислам эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

Тантаналы чара кысаларында тамашачылар игътибарына премия финалына чыккан халыкара дәрәҗәдәге иң көчле Коръән укучыларның чыгышлары, шулай ук мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләре турындагы уникаль театральләштерелгән куелыш тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International