«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Коръән сүзе матурлыгы һәм илаһи исемнәр пластикасы»күргәзмәсе ачыла

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән сүзе матурлыгы һәм илаһи исемнәр пластикасы» күргәзмәсе ачыла. Бу күргәзмә истәлекле вакыйгага-2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан итүгә багышланган.

Экспозициядә рәссам һәм реставратор Дамир Әхмәтгалиевның кулъязма Коръән битләре, шамаили һәм китлар, шулай ук дизайнер – ювелир Азамат Гыйләҗетдиновның Алабуга музей-тыюлыгы коллекциясеннән «Аллаһының 99 исеме» миниатюр скульптуралары коллекциясе тәкъдим ителгән.
Күргәзмәнең төп идеясе-ислам мәдәниятендә сакраль образның эволюциясен күрсәтү:каллиграф тарафыннан язылган Алла тарафыннан рухландырылган сүздән аның скульптурада пластик гәүдәләнешенә. Борынгы һәм хәзерге заман, классик традиция һәм новаторлык диалогы.

Күргәзмә 2026 елның 22 сентябренә кадәр эшләячәк.

Адрес: Ислам мәдәнияте музее, Кол Шәриф мәчете

Кайчан: 23 апрельдә 15: 00 сәгатьтә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International