Новосибирск филармониясендә композитор Эльмир Низамовның «Себер сагасы» кантатасының дөнья премьерасы булды

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Новосибирск филармониясендә оркестр, солистлар һәм хор өчен «Себер сагасы» кантатасының дөнья премьерасы булды. Музыка авторы-композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов, шигырьләр авторы-шагыйрь, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Альбина Абсәләмова.

“Себер кыллары"VII Халыкара фестивале кантата белән ачылды. Әсәрне рус академия оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры — Россиянең атказанган артисты Рөстәм Дилмөхәммәтов) һәм Новосибирск хор капелласы (сәнгать җитәкчесе — Россиянең халык артисты Игорь Юдин) башкарды.

"Себер сагасы" фестиваль алдыннан махсус язылган. Россия халыклары бердәмлеге елында ул илебезнең барлык халкына аерым бүләк булды. Кантата хор һәм оркестр өчен 14 картинадан торган циклдан гыйбарәт һәм Ватаныбызның иң зур һәм иксез — чиксез өлешенә-Себергә багышланган.

Авторлар БАМ төзелеше, фән үсеше, табигый ресурслар байлыгы, күпмилләтле халыклар дуслыгы темаларына мөрәҗәгать иттеләр, «гади кеше» хезмәтен мактадылар (бу исемдәге часть инде фестивальнең үзенчәлекле хиты булырга өлгерде).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International