Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – озак авырудан соң 2023 елның 24 декабрендә 72 яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артистыБиктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте.
21 декабрьдә «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы катнашучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән очрашты.
19 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә меңгә якын тамашачы кунак булды.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Белем җәүһәрләре – 2023» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңеп чыкты. IT-парк бинасында узган бүләкләү тантанасында театрыбыз «Мәдәният, туризм, милләт һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Тантананың программасына IT-парк буенча экскурсия, бүләкләү тантанасы, шул исәптән IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары һәм мастер-класслар керде. Финалистларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Чараларда экспертлар, тамашачылар пьеса турында фикер алышачак.
21 декабрьдә 13.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк уку (читка) узачак.
20 декабрьдә Татар китабы йортында фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллинга багышланган кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк.
11 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Мондый мөмкинлеккә белем бирү учреждениесе, театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында җиңү яулап, ия булды. Шул сәбәпле, безнең театр гимназияне шефлыкка алды.
Бүген ТР Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылындагы җирле мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасы узды. 55 елдан артык Г.Камал исемендәге театрда хезмәт куйган танылган актер тумышы белән нәкъ менә Балык Бистәсе районыннан булган.
Татар әдәбияты һәм мәдәнияте , киң җәмәгатьчелеге быел күренекле шәхес – шагыйрә, драматург,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулуны билгеләп үтә.
2023 нче елның 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды. Ел саен фестиваль кысаларында театр тәнкыйтьчеләре иң яхшы спектакльләрне бәяли. Җиде көн дәвамында илебезнең төрле төбәкләренең иң сәләтле коллективлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, экспертлар фикерен ишетә.