30 майда Менделеевск муниципаль районының Илнет авылында Туйма елгасы буендагы матур аланда мари мәдәниятенең «Семык» бәйрәме уза.
Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы, Марий эл Республикасы һәм башка төбәкләрдән килгән һәвәскәр коллективлар катнашында концерт, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләрен күргәзмә-сату, мастер-класслар, Традицион Мари кухнясы ризыкларын тәкъдир итү көтә. Шулай ук «Чевер марий – дыр» («Марийская красавица») һәм «Марий еш – 2026» («Марийская семья-2026») конкурслары узачак.
Бәйрәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.12.2013 № 1006 карары белән расланган «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче мари халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында уза.
Бәйрәмдә катнашу өчен халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр, балалар һәм яшьләр фольклор ансамбльләре чакырыла.
Бәйрәм кысаларында халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе дә уза. Ярминкәдә шушы биттә теркәлергә була. Теркәлү 2026 елның 8 маена кадәр дәвам итәчәк.
Заявка бланкы
Бәйрәм турында нигезләмә