Безнең республика халкы һәм кунаклары өчен 12 һәм 13 августта автобус турлары оештырылачак. Трансфер Мәскәү урамыннан, 2 й. 15:00 сәгатьтә китә. Турның бәясе 1000 сумнан 1300 сумга кадәр. Бәягә транспорт һәм экскурсия кертелгән. Операны күрсәтү - бушлай!
Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә багышланган Халыкара күпжанрлы мәдәният һәм сәнгать конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 2022 елның 21 августына кадәр кабул ителәчәк.
Бүген 94 яшендә күренекле композитор, педагог Анатолий Борис улы Луппов вафат булды.
Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе тәмамланды. Ул Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды. Проектның нәтиҗәләре «Авыл көне» бәйрәмендә күрсәтелде.
МТС "Поколение М" проекты кысаларында түләүсез җәйге онлайн-лагерь эшенә нәтиҗә ясады.
Анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм башка илләрдән 400дән артык талантлы егет һәм кызлар катнашты. Жюри сайлап алган җиңүчеләр арасында махсус призларны Казаннан, Алабугадан һәм Баулыдан катнашучылар да яулады.
10 август 12:00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «BASHNYA» V Халыкара яшь рәссамнарның иҗат лабораториясендә катнашучыларның әсәрләре буенча йомгаклау күргәзмәсе ачыла.
Казанда 2022 елның 14 июленнән 4 сентябренә кадәр «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексында «Космодрайв» югары технология күргәзмәсе уза.
Бүген Казанда "Мәдәни код - яшәү стиле" II Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваленең эшлекле программасы тәмамланды.
Фестивальнең дүртенче көне кысаларында Казан Кремлендә татар чәе тарихчысы, пешекчелек буенча басмалар сериясе авторы Руслан Бушков белән очрашу узды. Анда заманча татар дизайнерлары проектлары һәм традицион татар костюмын өйрәнүчеләрнең чыгышлары тәкъдир ителде.
5 август Алабугада XV Бөтенроссия Спасс ярминкәсе һәм Кыңгырау чыңы фестивале ачылды.
2022 елның 30 октябрендә Казанда «Матрешка» Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестивале узачак