Алабугада «BASHNYA» V Халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясендә катнашучыларның әсәрләре күргәзмәсе ачыла

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

10 август 12:00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «BASHNYA» V Халыкара яшь рәссамнарның иҗат лабораториясендә катнашучыларның әсәрләре буенча йомгаклау күргәзмәсе ачыла.

17 катнашучы «Ай юлы» темасына берләшкән рәсем сәнгате, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән таныштырачак.

Күргәзмәгә килүчеләр төрле техникада башкарылган декоратив композицияләрне, Рим мозаикасы техникасында эшләнгән арт-объектларны һәм басма графика техникасында авторлык эшләнешен кулланып, басма графика композицияләрен күрәчәкләр. Экспозицияне алдагы еллардагы  проектларда иҗат ителгән иң яхшы әсәрләр тулыландырачак.

Күргәзмә 2022 елның 12 сентябренә кадәр эшләячәк.

Эш вакыты: көн саен 09.00 сәг. 18.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфессез, ял көне: дүшәмбе.

Үткәрү урыны: Алабуга шәһ., Казан ур., 17а.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International