Бүген Казанда "Мәдәни код - яшәү стиле" II Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваленең эшлекле программасы тәмамланды.
Фестивальнең дүртенче көне кысаларында Казан Кремлендә татар чәе тарихчысы, пешекчелек буенча басмалар сериясе авторы Руслан Бушков белән очрашу узды. Анда заманча татар дизайнерлары проектлары һәм традицион татар костюмын өйрәнүчеләрнең чыгышлары тәкъдир ителде.
Бүген фестивальне ябу тантанасы үтте. Форумның дүрт эш көненә йомгак ясап, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова милли гореф-гадәтләрне киемнәрдә сакларга чакырды.
Эшлекле программа тәмамлануга карамастан, этно-fashion фестивале үз эшен дәвам итә - 7 августка кадәр Камал театры каршындагы мәйданда этно-маркет эшли, ә "Хәзинә" милли галереясендә 14 августка кадәр "Мирас һәм традицияләр" күргәзмәсе уза.
II Этно-fashion «Мәдәни код - яшәү стиле» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Евразия Этнодизайнерлар ассоциациясе ярдәмендә уза.