Алабугада XV Бөтенроссия Спасс ярминкәсе ачылды

2022 елның 5 августы, җомга

5 август Алабугада XV Бөтенроссия Спасс ярминкәсе һәм Кыңгырау чыңы фестивале ачылды.

Вакыйга Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко катнашында узды.

Традиция буенча, чара Алабуганың тарихи өлешендә Шишкин буасында, “Яшьләр” стадионында һәм янәшәдәге урамнарда уза. 2022 ел ярминкәсе 3 меңгә якын катнашучыны җыйды, шуларның 600дән артыгы - декоратив-гамәли сәнгать осталары, 170 - чаң тавышы фестивалендә катнашучылар. 

Ярминкәнең визит карточкасы Ленин мәйданында урнашкан Алабуга шәһәренең Мастеровой ишегалды булды. Биредә 29 оста 18 кәсеп турында сөйли, үз төбәкләренең традицияләре белән уртаклаша һәм мастер-класслар үткәрә.

2022 елда XV Бөтенроссия Спас ярминкәсен оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм Чаллы шәһәре сәүдә-сәнәгать палаталары, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Компонент+» ҖЧҖ идарәче компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International