Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» беренче арт-резиденциясенә йомгак ясалды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе тәмамланды. Ул Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды. Проектның нәтиҗәләре «Авыл көне» бәйрәмендә күрсәтелде.

Йомгаклау көнендә арт-резиденциядә катнашучылар һәм оештыручылар белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев очрашты.

Арт-резиденция проектларын тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова чыгыш ясады.

"Паблик арт" лабораториясенең йомгаклау проекты арт-объект булды, аны балалар дизайнер Анжелика Ермачкова һәм рәссам Дмитрий Шленкин белән берлектә әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International