Татарстаннан биш яшүсмер МТС Бөтенроссия онлайн-лагереның махсус призларына ия булды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

МТС "Поколение М" проекты кысаларында түләүсез җәйге онлайн-лагерь эшенә нәтиҗә ясады.

Анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм башка илләрдән 400дән артык талантлы егет һәм кызлар катнашты. Жюри сайлап алган җиңүчеләр арасында махсус призларны Казаннан, Алабугадан һәм Баулыдан катнашучылар да яулады.

Онлайн-лагерь "Поколение М" рәсми телеграм-аккаунтында июль дәвамында музыка, фото һәм сәнгать юнәлешләре буенча өч сменада узды.

Фото- һәм арт-смена йомгаклары буенча махсус призларны Татарстаннан килгән яшүсмерләр дә алды:

Илзирә Закирова, Казан

Ләйлә Хәлилова, Казан

Аделина Саттарова, Баулы

Румия Якупова, Алабуга

Екатерина Царёва, Алабуга

«Поколение М» программасы турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International