ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия дәүләт китапханәсе  дизайн мәктәбе белән берлектә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә HSE CREATIVE OPEN онлайн-конкурсы кысаларында "Урын даһиы" махсус номинациясен оештырды.

Конкурска гаризалар кабул итү 2022 елның 5 сентябренә кадәр озайтылды.

"Музыкаль дөнья" мәдәни үзәге үткәрә торган "Йолдызлы юл" Халыкара күпжанрлы мәдәният һәм сәнгать конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

26-28 августта Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясе төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм мирасы белән очрашу урынына әверелде. 3 көн дәвамында  фестиваль кунаклары өчен 500 катнашучы эшләде.

 

Фотоконкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында расланган 730 номерлы карары нигезендә “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

 

2 сентябрь Горький һәм Шаляпин музеенда "Татар аргамагы" күргәзмәсен тәкъдир итәчәкләр. Проект татар токымы атларына багышланган.

 

«Искусство быть: запредельно близко» күргәзмәсе «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында 2022 елның 10 сентябреннән 13 ноябренә кадәр узачак.

 

1 сентябрь 10:00 сәгатьтә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе беренче сыйныф укучыларының тантаналы линейкасы узачак.

 

2022 елның 1 сентябреннән Казан Кремле территориясендә инклюзив программалар башлана.

 

2022 елның 2 сентябрендә 16:00 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин музеенда "Татар аргамагы" күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Проект татар токымы атларына багышланган.

Тинчурин театрында "Хан кызы Турандык" дип аталган яңа спектакль кую эше башланды. Спектакль итальян драматургы Карло Гоцциның "Турандот"ы Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела.

Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ачачак. Режиссеры –  Сәрдәр Таһировский (Венгрия).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International