«Kazan Digital Week-2022» халыкара форумы кысаларында 2022 елның 16-17 сентябрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Цифрлы «Арт-терапия» хакатоны узачак. Чараның төп максаты digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү.
15 сентябрьдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Дагыстан халыклары мозаикасы» V республика этномәдәни фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар: Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты, «Милли мәдәният үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
2022 елның 19 - 21 сентябрендә Казан яшь тамашачы театры ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «NEXT ПОКОЛЕНИЕ» фестивале кысаларында балалар театры коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен II Бөтенроссия театр-мәгариф форумы уздыра.
Театраль-белем бирү форумы Zoom мәйданчыгында online форматта узачак.
Актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Казанда зур чаралар оештырыла. Тинчурин театрының 89 сезонын ачу тантанасы да драматургның юбилеена багышлана.
Иртәгә 14 сентябрь А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә "Аршин мал алан" премьера спектакле белән "Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясенең икенче театр сезоны ачылачак.
16 сентябрь 16:00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясендә "Бриколаж нәфислеге. Исемсез сәнгать" күргәзмәсе ачыла, ә 17:00 сәгатьтә күргәзмә кураторы Д.И. Әхмәтова белән "Нәрсә ул сәнгать?" темасына public talk узачак.
Кичә 12 сентябрь Алабугада X Халыкара М.И.Цветаева укулары, ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум һәм М.А.Волошин исемендәге Халыкара әдәби фестиваль. М.И.Цветаеваның 130 еллыгына һәм М.А.Волошинның 145 еллыгына багышланган мәдәни чаралар булып узды.
Кичә 12 сентябрь Екатеринбургта «Бөек Петрушка» XI Халыкара курчак театрлары фестивале тәмамланды. Екатеринбур курчак театры сәхнәсендә фестивальне ябу тантанасында мәдәни чарага йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.
"Хәзинә" галереясендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган этнографик проектлар циклы дәвам итә.
Чираттагы "Гасырлар тавышы" экспозициясе галерея кунакларына удмурт мәдәнияте турында сөйләячәк.
22 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Парад солистов и ансамблей оркестра» программасы белән яңа 85 нче концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән башланып китәчәк.