«Kazan Digital Week-2022» халыкара форумы кысаларында 2022 елның 16-17 сентябрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Цифрлы «Арт-терапия» хакатоны узачак. Чараның төп максаты digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү.
Иң яхшы проектларның авторлары 50 000, 100 000 һәм 150 000 сум күләмендә акчалата грант алачак.
Хакатон мәдәният һәм сәнгать экспертларын программалар һәм инновацион продуктлар булдыручы IT-компанияләрнең вәкилләре белән берләштерәчәк.
Ачылу көне: 16 сентябрь 9:00 сәг.
Ябылу көне:
17 сентябрь көнне 18:00 сәг. Хакатонда катнашу өчен теркәлү өчен сылтама: https://kazandigitallegends.com/digital-art-therapy