Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Дагыстан халыклары мозаикасы» V республика этномәдәни фестивале узачак

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

15 сентябрьдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Дагыстан халыклары мозаикасы» V республика этномәдәни фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар: Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты, «Милли мәдәният үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Фестивальнең чаралары:

13.00 Дагыстан яшьләре, активистлар, хакимият вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашында «XXI гасырда Дагыстан яшьләренең этник мәдәниятен саклау» дип аталган түгәрәк өстәл.

14.30 «Осталар Дагыстаны» милли хуҗалыгы, анда Дагыстанның халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителәчәк, Дагыстанның традицион халык сәнгате осталары катнашында мастер-класслар узачак.

15-00 Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга фольклор коллективлары катнашында «Минем Россиям - Минем Дагыстаным» гала-концерты.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International