Илгиз Зәйниев «Режиссерның иң яхшы хезмәте» номинациясендә «Бөек Петрушка» XI Халыкара курчак театрлары фестивале дипломанты булды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Кичә 12 сентябрь Екатеринбургта «Бөек Петрушка» XI Халыкара курчак театрлары фестивале тәмамланды. Екатеринбур курчак театры сәхнәсендә фестивальне ябу тантанасында мәдәни чарага йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде. 

«Адәмнәр» спектакле «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куелышында «Режиссерның иң яхшы хезмәте» номинациясендә «Бөек Петрушка» фестивале дипломанты булды.

Спектакль 1921-1922 елларда Идел буе һәм Уралда котырган ачлык турында сөйли. Спектакльдә ике актер катнаша: Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов һәм актриса Альбина Шәгалиева. 

Исегезгә төшерәбез, Екатеринбургта 5 көн буе Иркутскт, Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Казахстаннан һәм Төркиядән курчак уйнатучылар соңгы елларның иң яхшы тамашаларын күрсәттеләр.

Спектакль зур уңыш белән узды. Екатеринбург тамашачылары актерларны туктаусыз алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International