Иртәгә 14 сентябрь А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә "Аршин мал алан" премьера спектакле белән "Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясенең икенче театр сезоны ачылачак.
"Аршин мал алан" музыкаль комедиясе бер гасыр элек язылган атаклы әзербәйҗан композиторы Узеир Гаджибековның иң популяр опереттасы буенча куелган.
Режиссер - "Созвездие-Йолдызлык" театрының баш режиссеры Александр Туманов.
“Аршин мал алан” спектаклендә “Йолдызлык” фестивале лауреатлары - яшь артистлар, ГИТИС, Б.В.Щукин исемендәге Театр институтын, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен һәм төрле елларда Казан театр училищесын тәмамлаучылар уйный.