Татар дәүләт филармониясе юбилей концерт сезонын ача

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Парад солистов и ансамблей оркестра» программасы белән яңа 85 нче концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән башланып китәчәк.

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры зур югары осталыкка, көчкә ия, хәтта аларның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә йөзләгән музыка сөючеләр карарга килә. Югары башкару культурасы, башкарыла торган әсәрнең формасын һәм стилен яхшы тоеп эш итү коллективның иҗади йөзен билгели.

Концертта катнашалар:

  • Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова (сопрано);
  • Татарстанның халык артисты Ольга Вайссбеккер (балалайка);
  • Татарстанның атказанган артистлары: Гүзәл Мөхәммәтдинова (домра), Ринат Михайлов (свирель);
  • Халыкара конкурслар лауреатлары: Айдар Вәлиев (баян), Айрат Шәрәфетдинов (баритон);
  • Россиякүләм конкурслар лауреатлары: Гүзәл Макарова (гөслә), Алексей Киселев (гөслә).

Программага классик көйләр, оригиналь әсәрләр, халык көйләренең үзгәртелгән вариантлары, шулай ук эстрада көйләре дә кергән.

Концертка «Пушкин картасы» программасы буенча керергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International