ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Воронеж өлкәсендә муниципаль театрларының беренче ачык «Нескучная классика» фестивале тәмамланды. Конкурс дәвамында алты көн буе Н.Г.Чернышевский исемендәге Борисоглебск драма театры сәхнәсендә Россиянең кече шәһәрләреннән - Бөгелмә, Балашов, Королев, Дзержинск, Борисоглебск, Лиски шәһәре коллективлары үзләренең спектакльләрен тәкъдим итте.

Кукмара районыннан "Инвожо" фольклор коллективы Россиянең иң яхшы "Сочи Парк" аттракционнарының берсендә булды. Уникаль аттракционлы күңел ачу комплексы, дельфиннар белән танышу, уен программасы һәм җылы диңгез «UenFest» фестиваленең яшь җиңүчеләрен шатландырды. 

Шәһәр театрлары тамашачылар өчен үз ишекләрен ача башлады һәм чираттагы театр сезоны башлану белән сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарий булган спектакльләрне күрсәтү башлана.

24 сентябрьдә Дмитрий Шостаковичның туган көне алдыннан Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры бөек рус композиторы әсәрләренең 57 нче концерт сезонын ачачак.

«Музыкаль дөнья»мәдәни үзәге тарафыннан үткәрелә торган Халыкара күп жанрлы мәдәният һәм сәнгать конкурсларына гаризалар кабул итү башланды.

2022 елның 16 сентябрендә М.А. Шолохов Дәүләт музей-тыюлыгының «Шолохов-үзәге»ндә Ростов-на-Дону шәһәрендә «Марина Цветаева. Шагыйрәнең хаклыгы» дип исемләнгәнкүргәзмә ачылды. Ул Марина Ивановнаның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 15-17 сентябрендә Казанда Игелек.Конференция-2022 чарасы уза.

"Россия халыклары ассамблеясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Пермь ягы губернаторы Администрациясе «ХАЛЫК ДИПЛОМАТИЯСЕ ЛИДЕРЫ» Халыкара конкурсы инициаторлары һәм оештыручылары булып чыгыш ясый.

Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 10:00 сәгатьтә «Сабантуй-2022» милли бәйрәменә йомгак ясау һәм «Сабантуй-2023» бәйрәмнәренә әзерлек алып бару мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.

2023 елның март аенда Мәскәү Хөкүмәте һәм Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты ярдәмендә бишенче тапкыр Мәскәү шәһәрендә Владимир Крайнев исемендәге Халыкара пианистлар конкурсы узачак, әзерлек эшләре хәзердән башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International