ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

Татар язучысы Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган "Жат эмесмин" / "Чит түгел мин…" спектакле Бишкек шәһәрендә узган ART-ORDO-2021 театр фестивалендә Гран-при яулады. Спектакльне Б.Кыдыкеева исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары уйнады.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

18  декабрь,  12.00  сәгатьтә,  Кәрим  Тинчурин  театрында  Казан  «Юлбасма» нәшриятының «Балачак дөньясы» исемле балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Әлегечара Тинчурин театрының шәһәр мәдәни институтлары белән беренче уртак проекты булачак. Тинчурин театры бай мирасыбызны киң даирә кулланучыларга теләп тәкъдим итә һәм җирле авторларга, башкаручыларга, нәширләргә ярдәм итүне үз миссиясе дип саный.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Аерым караш» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Музей экспонатларының тактиль күчермәләрен булдыру» конкурсында җиңүче булды.

Кәрим Тинчурин театры нәни тамашачыларга зур күчтәнәч – “Асылкош” музыкаль әкиятен әзерли.

Казанда үзенең туган көнендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов «Монологлар» дип аталган юбилей күргәзмәсен ача.

«Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамоталары белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалы мөдире Александр Александров бүләкләнәчәк. Бүләкләр тапшыру 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак. Республиканың илнең оборона өлкәсендә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасын үстерүгә керткән өлеше шулай билгеләп үтелде.

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры итеп Илнур Сөләйман улы Рәхимов билгеләнде. Яңа җитәкче белән коллективны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды. Элек И.С. Рәхимов «Универсиада авылы» ТР дәүләт автономияле учреждение җитәкчесе булып эшләде.

И. Рәхимов Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетын тәмамлаган (2010 ел). Тарих фәннәре кандидаты.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Икенче республика форумы 2021 елның 21 - 24 декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк. Форум мәдәният өлкәсендә үз теләге белән игелек кылу юлларын камилләштерүнең барлык юнәлешләрен берләштерәчәк һәм сәнгатькә битараф булмаучыларга максатларын тормышка ашыру мәйданчыгы булачак.

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2021» ХХІ төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 декабрь 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак. Тантана Гран-при иясе спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак.

Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклап калуда һәм милләтара элемтәләрне ныгытуда ярдәм итә. Конкурста татар, рус телләрендә дөньяның классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

«Идел-йорт 2021» конкурсының финал этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре бирелә һәм һәр номинациядә акчалата сертификатлар тапшырыла.

2021 елның 17 декабрендә 9.00 сәгатьтә Казан федераль  университетының төп бинасы ишегалдында  күренекле рус язучысы, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Сергей Тимофей улы Аксаковка бюст ачыла. Ул күпләргә таныш булган «Аленький цветочек» әкияте авторы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International