Хәзинәдә РФ атказанган рәссамы Григорий Эйдиновның күргәзмәсе ачыла

2021 елның 17 декабре, җомга

Казанда үзенең туган көнендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов «Монологлар» дип аталган юбилей күргәзмәсен ача.

Г.Л. Эйдинов 1946 елның 22 декабрендә Казанда туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Григорий Эйдиновның уку вакытында башкарган ике хезмәте Россиянең сәнгать белеме алтын фондына керә. Югары белемне ул Чуаш дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетында ала.

Рәссамның әсәрләре Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында, Алабуга, Киров, Касыймов музейларында, Төркиянең Чанаккале һәм Әнкара шәһәрләре музейларында саклана.

«Хәзинә»дә оештырылган «Монологлар» күргәзмәсендә рәссамның соңгы елларда иҗат иткән йөзгә якын рәсеме һәм графика эше тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International