Икенче республика форумы 2021 елның 21 - 24 декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк. Форум мәдәният өлкәсендә үз теләге белән игелек кылу юлларын камилләштерүнең барлык юнәлешләрен берләштерәчәк һәм сәнгатькә битараф булмаучыларга максатларын тормышка ашыру мәйданчыгы булачак.
«Яшьләр Мәдәният Менеджмент» республика форумы Татарстан Республикасында «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән инициатива, фикер һәм мөмкинлекләр дигән сүз. Беренче форум 2020 елда узган иде, анда республиканың 20 муниципаль районыннан 80 вәкил катнашты. Форум кысаларында 55 чара булдырылды һәм гамәлгә ашырылды.
Форумда катнашучылар Татарстан Республикасында «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән район бүлекчәләренең юл карталарын һәм социаль әһәмияткә ия проектлар әзерләячәк.
Быел республика форумы Россия мәдәният эшлеклеләрен һәм социаль проектлау, менеджмент һәм чаралар оештыручы федераль экспертларны бер мәйданчыкка җыячак.
Форум кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчеләрен, Бөтенроссия хәрәкәте дирекциясе вәкилләре катнашында «Тигез диалог» форматында очрашу үткәрү планлаштырылган.