Казанда Сергей Аксаков бюсты ачыла

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 17 декабрендә 9.00 сәгатьтә Казан федераль  университетының төп бинасы ишегалдында  күренекле рус язучысы, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Сергей Тимофей улы Аксаковка бюст ачыла. Ул күпләргә таныш булган «Аленький цветочек» әкияте авторы.

Бюстны ачу вакыйгасы Казан Император университетының беренче студентына 230 ел тулуга багышлана. 1799 елда Сергей Аксаков Казан гимназиясенә укырга керә, ә 1804 елда гимназиянең өлкән сыйныфлары Казан Император университетының беренче курсы булып санала. Сергей Тимофей улының фамилиясе студентлар исемлегендә беренче булып тора. Шуңа күрә күренекле язучы С.Т.Аксаков Казан университеты тарихына аның беренче студенты буларак керә.

Казан шәһәрендә С. Т.Аксаков бюстын урнаштыру инициативасы белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе чыгыш ясый. Әлеге инициативаны республиканың язучылар һәм әдәби җәмәгатьчелеге, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Казан университетының Гыйльми советы хуплап чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International