ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләр авторлары катнаша ала.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 22 февраль Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә төп урынны Рубенс һәм аның кече замандашлары – Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алды.

А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 25 февраль 15:00 сәгатьтә «Үзгәрешләр җиле» күргәзмәсе ачыла. Чара Яр Чаллы рус җәмгыятенең 10 еллыгы һәм "И.Н. Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берлеге" оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.  

18 февраль Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Мәскәүнең Л.Н.Толстой дәүләт музее җыентыгыннан «Лев Толстой фотокамера объективында» күргәзмәсен тәкъдир итү булып узды.
Бу язучы, философ, җәмәгать эшлеклесе, зур гаилә башлыгын шәхес буларак төрле яктан  күрсәтә торган уникаль елъязма. Экспозициядә Лев Николай улының 1849 елда төшкән иң беренче рәсеме дә тәкъдим ителгән. Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан алынган предметлар да өстәлгән.

25 февраль 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтова үзенең «Джазлы Казан» дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдир итә.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ябык әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде.
«Бәйгегә 1500гә якын әсәр килү безнең рухи байлыгыбыз турында сөйли. Әлбәттә, бу бәйге дәвам итәргә тиеш. Мин аны дәвам иттерергә вәгъдә бирәм», - диде ул бәйгене йомгаклау тантанасында.

Бүген 21 февраль “Әкият” татар дәүләт курчак театрында III “Әкият-LAB” курчак театры лабораториясенең беренче көне башланды.

5 көн дәвамында театр артистлары һәм хезмәткәрләр театрдагы төрле мәсьәләләрне, марионет курчаклар һәм аларның төзелеш үзенчәлекләрен, алар белән эшләүнең төрле ысулларын ачыклаячаклар.

Лабораториядә катнашу өчен Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан танылган театр әһелләре килде.  Исегезгә төшерәбез, “Әкият-LAB” лабораториясе 2022 елның 25 февраленә кадәр “Әкият” курчак театры базасында узачак.

"Мирас-наследие" балалар сәламәтләндерү лагеренда 26-28 февральдә узачак иҗади сменада катнашучылар авторлык программасы, бай халык уеннары, мастер-класслар, музыка һәм биюләр белән танышачак.

27 февраль 18:30 сәгатьтә «Истәлек – Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында концерт булачак, концертның турыдан-туры трансляциясе «Мәдәният.РФ» платформасында узачак.

Сменада «Дәррәү – Derrey» этномузыка лабораториясенең фольклор коллективлары һәм Инстаграм аккаунтында #уенфестконкурс2022 хештегы астында конкурс-флешмобта халык уены белән җиңүче @uen.fest. проекты катнашачак.

Осталар җитәкчелеге астында балчыктан чүлмәк ясау эше буенча остаханәдә тәлинкәләр, вазалар, чәчәкләр һәм хәтта Казан мәчесен ясаячаклар.

Һәр катнашучы тукымадан курчак ясаячак һәм «Speech working» тренингында халык алдында чыгыш ясау нигезләре белән танышачак.

 Кичен «Татармультфильм» анимацион берләшмәсеннән «Волжские богатыри» мультфильмнары сериясен карау планлаштырылган.

2022 елның 1 һәм 2 мартында 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Казан” бию ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган концертлар була.

Юбилей концертлары кысаларында ансамбльнең иҗат коллективы яңа программа - "Голливуд" бию-җыр тамашасын тәкъдим итәчәк.

Программада Американың хореография һәм музыка культурасының иң кызыклы мизгелләре тупланган. Телсез киноның беренче кадрларыннан алып Дисней мультфильмнарының тылсымлы әкиятләренә кадәр барысы да бар. Бөек комик Чарли Чаплин, онытылмаслык Мерилин Монро һәм Элвис Пресли стэп биюен "Tapdogs" бродвей стилендә тәкъдим итәчәк. Артистларның искиткеч костюмнары, дәртле музыка, тизлекле биюләре беркемне дә битараф калдырмаячак.

Гомуми сәнгать сюжеты белән берләштерелгән бербөтен хореографик спектакльләр булдыру идеясенә нигезләнеп, «Казан хәзинәләре», «Бөек ефәк юлы», «Зәңгәр шәл» музыкаль-хореографик спектакльләр оештырылды. Алар Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә тамашачыларны яуладылар, ә һәр чыгыш искитмәле уңыш һәм алкышлар белән уза.

23 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкын һәм кунакларны Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик бәйрәм программасына чакыра.

Быел чаралар берьюлы ике мәйданчыкта узачак, ә аларны бердәм комплекслы билет алып карарга мөмкин!

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына килүчеләр хәрби әзерлектә катнашачак, күргәзмәдәге Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы кораллар белән танышачаклар, Кызыл армия солдаты формасында фотога төшәчәкләр.

Татарстан Республикасы Милли музеенда кыюлар ук һәм балта ярдәмендә үзләренең осталыкларын тикшерәчәкләр, Наполеон чорындагы хәрби әзерлекләрен үзләштерәчәкләр, Бөек Ватан сугышы вакытындагы автоматны һәм башка бик күп җиһазларны җыячаклар һәм якыннан өйрәнәчәкләр.

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефоннар: +7 (843) 5678044, +7 (843) 5900050


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International