Бүген 22 февраль Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә төп урынны Рубенс һәм аның кече замандашлары – Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алды.
Күргәзмә кунаклары Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан рәсем сәнгатен, басма графика һәм гамәли сәнгать предметларын күрә алачак.
Тантаналы ачылышта катнашучыларны видео-элемтә аша Дәүләт Эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский сәламләде.
Чараны оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова чыгыш ясады.
Күргәзмә 2022 елның 20 ноябренә кадәр эшли. Ул лекцияләр, интерактив экскурсияләр, балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади дәресләр белән тулыландырылган мәгърифәтчелек программасын үз эченә ала.




